Интернет көне (6+)
30 сентябрь көнне 11 нче санлы китапханәдә Интернет көнен билгеләп үттеләр. Яшүсмерләр интернет, аның кайчан барлыкка килүе, web-бит, электрон почта турында искә төшерде, аларның уңай һәм тискәре яклары турында фикер алышты. Балалар Супергерой исеме өчен көрәштә актив катнашты. Юлда аларны катлаулы сынаулар көтте: виртуаль викторина, кроссворд һәм ребус биремнәрен чишү. Балалар челтәрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде, Интернет-сленгны аңларга тырышты; Компьютер вирусына каршы көрәште; «Балаларга куркынычсыз Интернет» видеоязмасын карады. Очрашу китапханәченең мәгълүмат технологияләре гасырында тере аралашуны виртуальгә алыштырырга ярамавы турында киңәше белән тәмамланды. Ә традицион вакытлы матбугат басмаларына һәрвакыт өстенлек бирелергә тиеш. |